Аңлату чаралары дәвам итә

2026 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

Азык-төлеккә бәяләрне контрольдә тоту һәм сатып алучылар өчен аңлатмалар бәйрәм көннәрендә дә туктатылмады. Шундый чараларның берсе Арча шәһәренең «Северный» кибетендә узды. Аны Арча территориаль органы хезмәткәре Ләйсән Абдуллина оештырды. Ул кибет хезмәткәрләренә азык-төлек сатуга таләпләрне, кулланучылар өчен бәяләрне һәм мәгълүматны рәсмиләштерү кагыйдәләрен һәм вывескаларны искә төшерде, шулай ук продукциянең яраклылык срокларына һәм саклау шартларына игътибар итте. Мондый чараларны үткәрү кулланучылар грамоталылыгын арттырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International