Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре Әтнә муниципаль районының КФҮ базасында кулланучылар хокукларын яклау буенча халыкка консультацияләр үткәрделәр. Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкның грамоталылыгын арттыру, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр бирү өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре потенциалын куллану практикасын киңәйтү максатларында уздырылды.
Мөрәҗәгать иткән кулланучылар сәүдә өлкәсендә, тиешле һәм тиешсез сыйфатлы товарларны кире кайтару яки алмаштыру турында консультация ярдәме алдылар.
Чара барышында катнашучыларга белешмәләр һәм «Вестник потребителя Татарстана»газетасы таратылды.