«Итле ассорти» кибетендә профилактик чара уздырылды

2026 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре кибет хезмәткәрләре өчен консультация үткәрделәр. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» гы закон нигезләмәләре һәм РФ Хөкүмәтенең товарларны сату кагыйдәләре турындагы 2463 номерлы карары, азык-төлек продуктларын маркировкалау һәм төргәкләү таләпләрен дә кертеп, аңлатылды.

Шулай ук сыйфатсыз товарларны кайтару һәм алмаштыру тәртибе, конфликтларны хәл иткәндә якларның хокуклары һәм бурычлары турында аңлатмалар бирелде. Чарада катнашучыларга 8(8552) 71-43-03 кайнар линиясе телефоны турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International