Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Базарлы Матак авылында «Пятерочка»кибетендә консультация пункты оештырган. Катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар, дәгъвалар бирү тәртибе, товарларны кире кайтару һәм алмаштыру кагыйдәләре аңлатылды. Сатучыларга сатып алучыларга товар һәм үз оешмалары турында мәгълүмат бирү бурычын искә төшерделәр. Барысына да мәгълүмати буклетлар һәм брошюралар тараттылар.