Балтач шәһәр тибындагы бистәсендәге «Рэхэт» кибетендә шәхси эшмәкәр сатучылары өчен укыту семинары узды. Семинарны Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова оештырды. Кулланучылар хокукларын яклауның мөһим аспектлары турында фикер алыштык. Сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди белешмәләрдән файдаланырга, сатыла торган продукциягә бәяләрне ничек дөрес рәсмиләштерергә, товарларның билгеләнгән стандартларга туры килүен нинди документлар раслый, шулай ук ышанычлы үлчәү җайланмасыннан файдалану кирәклеге турында мәгълүмат бирелде. Моннан тыш, тикшерүләр барышында хуҗалык субъектының төрле хокук бозулары һәм хокуклары өчен җаваплылык мәсьәләләре каралды.