ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Олы Әтнәдә «Магнит»кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау буенча акция үткәрделәр. Катнашучылар Товарларның сыйфаты, продукциянең кире кайтарылуы һәм бәяләр аермасындагы гамәлләр турында белделәр. Сатып алучылар арасында бүләкләр белән викторина үткәрелде, инспекция контактлары белән буклетлар бирелде.