ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ләйсән Абдуллина Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбенең (Арча районы) 8-10 сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрде. Чара республикада кулланучылар хокукларын яклауга комплекслы якын килү программасы кысаларында уздырылды.
Дәреснең максаты балаларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия законының төп нормалары белән таныштырудан гыйбарәт иде: төрле сыйфатлы товарлар сатып алу, җәмәгать туклануы хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау, финанс хезмәте күрсәтү һәм дистанцион сәүдә. Практик хәлләр каралды, суд тикшерүләреннән реаль очраклар китерелде.