Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Саба районының Килдебәк мәктәбе укучылары өчен кулланучылар белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Балалар хәзер социаль челтәрләрне актив кулланучылар булганлыктан, аларны нигездә товарларны дистанцион ысул белән сатып алу белән бәйле сораулар кызыксындырды. Тиешле һәм тиешсез сыйфатлы товарларны кире кайтару тәртибен карадылар. Укучыларның үтенече буенча техник яктан катлаулы товарлар исемлеген өйрәнүгә җентекләп тукталдылар. Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар бирелде.