Татарстан Республикасы Роспотребнадзор идарәсе эшмәкәрләргә бушлай ярдәм күрсәтүен дәвам итә. 2026 елның гыйнварында Тәтештә «Ачык ишекләр көне» узды, анда законнардагы үзгәрешләр, Кулланучылар хокукларын яклау, товарларны цифрлы маркировкалау һәм коррупциягә каршы нормалар турында фикер алыштылар. Идарә хезмәткәрләре белән бергә кабул итүдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодольск территориаль органы белгече Елена Сазонова катнашты.
Белгечләр «АнтиконтрафактАлко» кушымтасы аша алкогольне тикшерү һәм шикаятьләрне карау тәртибе турында сөйләделәр. Эшмәкәрләргә актуаль мәгълүмат белән төрле телләрдә белешмәләр һәм буклетлар тараттылар.