Яр Чаллы шәһәренең «Тәмле җәннәт» кибетендә сатучылар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Динә Дәүләтова оештырган укыту семинары узды. Чара барышында товарга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, тиз бозыла торган товарга озату документлары булу мәсьәләләре кузгатылды. Чарада катнашучыларга мәгълүмати буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана»газетасының соңгы чыгарылышы тапшырылды.