Буада эшмәкәрләр өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне узды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы, Буа районы Башкарма комитеты һәм Роспотребнадзор белгечләре Кече һәм урта бизнес вәкилләренең «Кулланучылар хокукларын яклау турында» гы законны үтәү һәм сәүдә кагыйдәләре турындагы сорауларына җавап бирделәр.
Чара гамәлдәге законнар һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге үзгәрешләр буенча консультацияләрне үз эченә алды. Катнашучыларга мәгълүмати-аңлату материаллары, шул исәптән газеталар һәм буклетлар таратылды.