«Бердәм Россия» партиясенең Кама Тамагы бүлекчәсендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре Алсу Хөснетдинова һәм Альбина Хафизова катнашында гражданнар кабул ителде. Халыкка кулланучылар хокукларын яклау турында сөйләделәр, закон нигезләмәләрен һәм ваклап сату кагыйдәләрен аңлаттылар. Товарларның сыйфаты, сатып алуларны кире кайтару, маркировкалау һәм яраклылык сроклары мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Барлык мөрәҗәгатьләргә дә җентекле җаваплар бирелде. Хокукый грамоталылыкны арттыру өчен мәгълүмати материаллар һәм «Вестник потребителя Татарстана»газетасы таратылды.