Безнең бурыч – пенсионерларны үз хокукларын якларга өйрәтү

2026 елның 4 феврале, чәршәмбе

Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Яр Чаллы шәһәрендәге Хезмәт ветераннары пансионаты пациентлары белән очрашу үткәрделәр. Алар пенсионерларга кулланучылар хокуклары турында сөйләделәр, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законны аңлаттылар һәм сорауларга җавап бирделәр. Барлык катнашучыларга да рус һәм татар телләрендә файдалы брошюралар таратылды. Шулай ук инспекциянең кайнар линиясе телефоны — 8(8552) 71-43-03, кулланучының хокуклары бозылган очракта, аңа мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International