Чистай территориаль органы хезмәткәре Спас районында бизнесменнар өчен семинар үткәрде. Аларга сәүдә кагыйдәләре, продуктларны саклау, яраклылык сроклары һәм сатып алучыларга мәгълүмат бирү бурычлары турында сөйләделәр. Катнашучыларга алга таба өйрәнү өчен белешмәләр һәм буклетлар таратылды.