ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль ораганы белгече Наталья Платонова Лениногорск районының Тимәш мәктәбендә тугызынчы сыйныф укучылары өчен «XXI гасырның акыллы кулланучысы»темасына лекция укыды. Интерактив формада кулланучылар хокуклары турында фикер алыштылар, алдау ситуацияләрен ачыкладылар һәм яклау өчен кая мөрәҗәгать итәргә икәнен белделәр. Укучылар мөстәкыйль өйрәнү өчен брошюралар алдылар.