ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Минзәләдә халыкка кулланучылар хокуклары турында мәгълүмат бирү өчен акция үткәрделәр. Чаралар сатып алучыларның һәм сатучыларның юридик грамоталылыгын арттыра, бизнес һәм клиентларның үзара хезмәттәшлеген яхшырта, кулланучылар хокукларын бозу санын киметә. Белгечләр кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белешмәләр тараттылар һәм консультацияләр бирделәр.