«Кулланучылар белемнәре нигезләре» дәресендә Җәлилнең 2нче мәктәбе укучыларына Кулланучылар хокуклары турында сөйләделәр. Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре Елена Черных төргәкне укый белүнең һәм товар турында тулы мәгълүмат алуның мөһимлеген аңлатты. 7 нче сыйныф укучылары анкета үттеләр, унынчы сыйныф укучылары белгечкә сораулар бирделәр. Очрашу белешмә әдәбият тарату белән үрелеп барды.