Кулланучыларга авыл кибетендә консультацияләр бирделәр

2026 елның 18 феврале, чәршәмбе

Чистай территориаль органы белгече Әлки районында «Альянс» кибетен сатып алучылар өчен консультация үткәрде. Кулланучыларны аларның хокукларын яклау турындагы законның төп нигезләмәләре белән таныштырдылар һәм товарларны дөрес сайлау буенча киңәшләр бирделәр. «АнтиконтрафактАлко»мобиль кушымтасы аша алкогольнең сыйфатын тикшерүгә аерым игътибар бирелде. Катнашучылар кулланучылар өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча файдалы белешмәләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International