Авыл кибетендә семинар: кулланучылар хокукларын яклау

2026 елның 18 феврале, чәршәмбе

Арча районының Югары Бирәзә авылы кибетендә Арча территориаль органы хезмәткәрләре сатып алучылар һәм сатучылар өчен семинар үткәрделәр. Катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Федераль закон, бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре һәм мәгълүмат стендында кирәкле документация булуның мөһимлеге турында сөйләделәр. Барлык катнашучыларга территориаль органнар элемтәләре белән газеталар һәм буклетлар өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International