Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече Балык Бистәсе районында белем бирү семинарлары үткәрде. Чаралар кулланучыларга хезмәт күрсәтү стандартларын камилләштерүгә һәм җирле сәүдә нокталарында сервисның гомуми дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән иде.
Семинарларда фикер алыштылар:
- сыйфатсыз товарларны сату проблемалары һәм аларны хәл итү юллары;
- «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезләмәләре (07.02.1992 ел, № 2300 1) һәм ваклап сатуны сатып алу килешүе буенча товарларны сату кагыйдәләре (РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 ел, № 2463 карары).
Шулай ук социаль әһәмиятле товарларга мониторинг үткәрелде.
Катнашучыларга актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарга аңлатмалар белән буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана»газетасы таратылды.