ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре 10 нчы мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары өчен дәрес оештырды. Мәктәп укучыларына товарларның кимчелекләре ачыкланганда сатып алучыларның хокуклары, сату-алу килешүләрен төзү тәртибе һәм бәхәсләрне хәл итү кагыйдәләре турында сөйләделәр.
«Товарларның иминлеге» төшенчәсенә аерым игътибар бирелде: товар гадәти файдалану, саклау һәм транспортлау вакытында сәламәтлеккә, милеккә һәм экологиягә куркыныч тудырмый икән, ул куркынычсыз дип таныла. Җитештерүчеләр продуктларның бөтен эксплуатация срогы дәвамында иминлеген тәэмин итәргә тиеш.
Балалар алган белемнәрен тестлар үтәп һәм практик биремнәр чишеп ныгыттылар. Реаль ситуацияләр турында актив фикер алышу материалны яхшырак үзләштерергә ярдәм итте.