Азык-төлек кибетендә семинар

2026 елның 3 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Арча районының Урта Бирәзә авылында Ф.ф. Мифтахов шәхси эшмәкәрлек предприятиесенең хәләл продукция сатучы кибетендә сатучылар һәм сатып алучылар өчен уку семинары узды. Арча территориаль органы хезмәткәрләре сатучыларга сәүдә кагыйдәләре, Кулланучылар хокуклары турындагы законнар, бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм продукциянең яраклылык срокларын контрольдә тоту турында сөйләделәр. Семинарда катнашучыларга «Вестник потребителя Татарстана» газетасы һәм мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International