Ветераннар советы җитәкчесе Үзәкләштерелгән китапханә базасында ветераннар белән очрашу оештырды. Социаль фонд бүлеге, Республиканың матди ярдәм үзәге вәкилләре һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Регина Мөслахова чыгыш ясады. Пенсия түләүләре, ташламалар һәм кулланучылар хокуклары турында фикер алыштылар. Мошенниклыкның заманча төрләре турында хәбәр иттеләр һәм халыкның Түбән Кама территориаль органында бушлай киңәшләшә алуын искәрттеләр. Кулланучылар хокукларын бозу мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоны эшли: 8(85556) 2-35-05. Чара барлык катнашучылар өчен дә файдалы һәм кызыклы булды.