Кече Лзы авылында гражданнарны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров эксперт Гөлназ Шакирова белән бергә кабул итте. Алкоголь сату һәм кулланучылар хокукларын яклау турында фикер алыштылар. Катнашучыларга законнарны аңлаттылар һәм сатучылар белән конфликтларны хәл итү буенча киңәшләр бирделәр. «Вестник потребителя Татарстана» газеталары һәм белешмәләр тараттылар.