Әтнә районының Каенлык мәктәбендә «Кулланучы хокуклары» темасына класс сәгате узды. Дәреснең максаты-балаларны үз хокукларын кечкенәдән аңларга һәм кулланырга өйрәтү, чөнки укучылар онлайн продуктлар һәм товарлар сатып алу белән очраша.
Балалар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законы нигезләрен белделәр, товарларны кире кайтару кагыйдәләре турында роликлар карадылар. Аларга «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, кайнар линия телефоннары белән буклетлар һәм истәлекле сувенирлар тараттылар.