Арча территориаль органы хезмәткәре Илшат Бәдретдинов Кукмара районында эшләүче ИП Тимергалиева н.м. һәм Закирова и.З. кибетләре хезмәткәрләре өчен семинар үткәрде. Анда кулланучылар хокукларын яклау, бәяләрне рәсмиләштерү, продукциянең сыйфатын раслый торган документларны дөрес урнаштыру мәсьәләләре каралды. РФнең 2300-1 номерлы Законы һәм сәүдә кагыйдәләре нигезендә тәкъдимнәр бирелде. Шулай ук азык-төлек продуктларының сыйфаты, бәяләр һәм социаль товарларга тәкъдим ителгән өстәмәләр турында фикер алыштылар.