Шикше авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү булды

2026 елның 17 марты, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Шикше җирлеге башлыгы белән берлектә кулланучылар хокуклары турындагы закон буенча халыкка консультация биреп, гражданнарны кабул иттеләр. Гражданнарга закон нормалары, финанс белеме турында сөйләделәр, брошюралар һәм «Вестник потребителя Татарстана»газетасы бирделәр. Сыйфатлы товарны кире кайтару хокукын, катлаулы техниканы алмаштыру срокларын һәм сатучыларның товарларны срокларын уздырган өчен җаваплылыгын тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International