«Вьетнам» сәүдә-күңел ачу комплексында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган Кулланучылар хокукларын яклау темасына эшмәкәрләр белән түгәрәк өстәл узды. Казан территориаль органы хезмәткәрләре белән товарларны маркировкалау кыенлыкларын, конфликтларны хәл итү алгоритмнарын һәм дәүләт органнарына мөрәҗәгатьләр тәртибен тикшерделәр. Барлык катнашучыларга мәгълүмати-аңлату материаллары тапшырылды.