Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм Роспотребназорның әйдәп баручы экспертлары Бөгелмә аграр көллиятендә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан студентлар белән очрашу уздырдылар. Тема: "имин товарлар, ышанычлы кулланучылар". Маркировка билгеләре, сатучыларны тикшерү, сатып алучылар хокуклары һәм товарларны кире кайтару тәртибе турында сөйләделәр. Студентлар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнары контактлары белән белешмәләр алдылар.