ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзор белгечләре Чистай районы мәктәп укучылары һәм студентлары өчен кулланучылар хокуклары буенча дәресләр үткәрделәр. Бәйрәмнең тарихын сөйләделәр, «имин товарлар, ышанычлы кулланучылар» девизының мәгънәсен аңлаттылар, товарлар сату һәм хезмәт күрсәтү законнары нормалары турында сөйләделәр. Викторина һәм сораштыру уздырдылар, дәресне вейпларның зыяны турында лекция белән тулыландырдылар.