Балтач районының КФҮдә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру өчен оештырылган очрашу узды. Арча территориаль органы хезмәткәре Гөлназ Шакирова һәм ТР Роспотребнадзор Идарәсенең Биектау территориаль бүлеге белгече Альбина Галимуллина гражданнарга кулланучылар хокуклары һәм сәүдә кагыйдәләре турындагы законнарның актуаль сорауларына җавап бирделәр. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»РФ Законының 26.1 маддәсе нигезендә товарларны дистанцион сатып алу ысулына аерым игътибар бирелде. Җыелыштагыларның барысына да тулы аңлатмалар бирелде.