Булачак юристлар кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Түбән Кама филиалы көллияте студентлары Роспотребнадзор бүлегенең җирле территориаль органы вәкилләре белән очрашты. Чарада катнашучылар Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне, Онлайн куркынычсыз шопинг кагыйдәләре һәм сыйфатсыз товарлар сатып алганда эш итү тәртибе турында фикер алыштылар. Лекциядән соң студентлар сатып алу тәҗрибәсен чагылдырган анкеталар тутырдылар. Аларга Кулланучылар хокукларын яклау буенча инструкцияләр белән белешмәләр тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International