Россия кооперация университетының Казан кооператив институтында (филиалында) Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган «Имин товарлар — ышанычлы кулланучылар» Халыкара конференциясе узды.
Оештыручылар-ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, Россия кооперация университеты, шулай ук Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе.
Дискуссиядә Казахстан, Кыргызстан һәм Беларусь галимнәре, экспертлары һәм студентлары катнашты. Алар продукциянең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, онлайн-сәүдә мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук ЕАЭС кысаларында уртак карарларның мөһимлеген ассызыкладылар.