Күчмә чара барышында кунакларга консультацияләр бирделәр

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Арча районының КФҮЕНДӘ кунакларга консультацияләр биреп, күчмә чара үткәрде.

Кулланучылар законнары нигезләре, дәгъваларны бирү тәртибе һәм карау сроклары, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару, эшләрне башкару яисә хезмәт күрсәтү срокларын бозган очракта гамәлләр аңлатылды.

Килүчеләр үз мәсьәләләре буенча индивидуаль консультацияләр алдылар. Уңайлы урында тематик буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының яңа номеры урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International