Нәүрүз бәйрәменә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар

2026 елның 24 марты, сишәмбе

Азнакайда «Шифа» сәүдә үзәге каршындагы мәйданда игелек, дуслык һәм табигать уяну символы булган Нәүрүз бәйрәменә багышланган язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Шәһәр халкы һәм кунаклары җирле фермерлар продукциясен: ит, йомырка, сөт, бал, үсентеләр, шулай ук кул эшләнмәләре сатып ала алдылар. Барлык теләүчеләр өчен чәй, коймак һәм камыр ризыклары белән өстәлләр оештырылды. Бәйрәм театр тамашалары, халык көйләре һәм биюләр белән үрелеп барды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм район икътисад бүлеге белгечләре ярминкәдә кулланучылар хокукларын яклау буенча консультацияләр үткәрделәр, сатып алучыларның сорауларына җаваплар бирделәр һәм законнар аңлатылган мәгълүмат буклетлары тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International