Яр Чаллыда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре даими рәвештә кулланучылар грамоталылыгын арттыру буенча чаралар үткәрә. Бу атнада «Калибри» һәм «Магнит» кибетләрендә «Грамотный потребитель» акциясе узды: халыкка рус һәм татар телләрендә белешмәләр тараттылар, кулланучыларның сорауларына җавап бирделәр һәм консультацияләр өчен Кайнар линия турында мәгълүмат бирделәр.
- Мондый акцияләр шәһәр халкына базарда яхшырак ориентлашырга, үз хокукларын якларга һәм аңлы рәвештә сайлау ясарга ярдәм итә, - ди Яр Чаллы территориаль органы белгечләре.