Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Әлки районының Базарлы Матак авылында ювелир кибетенә килүчеләр өчен консультация өстәле оештырды.
Чараның максаты-халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү.
Очрашу барышында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләре, шулай ук кыйммәтле металл һәм (яисә) асылташлардан ясалган зәркән һәм башка әйберләр сату үзенчәлекләре аңлатылды.
Кулланучыларга зәркән эшләнмәләрендә җитешсезлекләр табылган очракта, әгәр алар сатучы тарафыннан алдан килештерелмәгән булса, аларның хокуклары турында искә төшерделәр. Мондый ситуациядә сатып алучы «кулланучылар хокукларын яклау турында»РФ Законының 18 маддәсендә каралган таләпләрнең берсен куярга хокуклы.
Чара барышында кулланучыларга Кулланучылар хокукларын яклау буенча белешмәләр һәм буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы номерлары таратылды.