«Бакча үзәге» сәүдә үзәгендә профилактик чара уздырдылар

2026 елның 6 апреле, дүшәмбе

Яз көне бакчачылар өчен җаваплы чор башлана. Үсемлекләрнең сәламәтлеге, уңышы һәм участокның матурлыгы вакытында эшләнүгә бәйле.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең «Бакча үзәге» сәүдә комплексы белгече, сатучы-консультанты белән очраштылар.

Сыйфатлы орлыкларны ничек сайларга?

- Савыты: бербөтен һәм коры булырга тиеш.

- Яраклылык вакыты: төргәктәге датаны һәрвакыт тикшерегез.

- Җитештерүче: танылган агрофирмаларга өстенлек бирегез.

- Сорт һәм вегетация: салкынча регионнар өчен тиз өлгерә торган сортларны сайлагыз, көньяклар өчен — уртача өлгерә торган һәм соң өлгерә торган сортларны сайлагыз.

Орлыклар, үсентеләр һәм тере чәчәкләр кире кайтарылырга һәм алыштырылырга тиеш түгел (РФ Хөкүмәтенең 2463 нче карары нигезендә).

Консультацияләр өчен элемтәләр: Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефоны - 8 (8552) 71-43-03.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International