38 нче шәһәр китапханәсендә «Беседка» яхшы очрашулар клубында катнашучылар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге вәкилләре белән очрашты. Кунаклар кулланучылар хокукларын яклау көне барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр һәм өлкән яшьтә хокукый грамоталылыкның аеруча мөһим булуын билгеләп үттеләр. Әңгәмә барышында китапханә укучылары бик күп файдалы һәм яшәү өчен яраклы мәгълүмат алдылар.
Практик өлешендә «Грамоталы кулланучы» викторинасы вакытында финанс терминнарын искә төшерделәр, икътисадка кагылышлы сүзләр яшерелгән ребусларны чиштеләр, шулай ук логик бурычларны хәл иттеләр.
Чара азагында теләгән һәркем шәхси сорау бирә алды. Шулай ук мәгълүмати буклетлар һәм «кайнар линия»телефоннары белән белешмәләр таратылды.
Бу очрашу китапханәгә килүчеләр өчен кулланучылар мәсьәләләрен яхшырак белергә һәм үз хокукларын якларга ярдәм итәчәк.