Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба районының «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә укыту чарасы уздырдылар.
Товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр, шул исәптән финанс хезмәтләре алганда кулланучыларның хокуклары һәм бурычлары, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары аңлатылды. Телдән консультация үткәрелде, тематик буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана»газетасы таратылды. Коррупциягә каршы тематика һәм финанс белеме буенча мәгълүмат бирелде.
Катнашучылар катлаулы товарларны һәм аяк киемнәрен кайтару сроклары белән кызыксындылар, шулай ук тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру хокукы турындагы маддә турында җентекләп фикер алыштылар.