ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Бөгелмә районы буенча Эчке эшләр бүлегеннән «З»кибетендә алкогольне законсыз сату турында тикшерү материалы килде. Шәхси эшмәкәр 3 исемдәге алкоголь продукциясен (6 шешә) озата баручы документларсыз һәм лицензиясез саткан.
Бозган өчен РФ КоАП 14.17.1 ст.2 өлеше, 14.19 ст., 14.16 ст.2 өлеше, 14.16 ст.3 өлеше буенча административ санкцияләр каралган. Планнан тыш документар тикшерү алып барыла.