Сарман районының хуҗалык субъектлары өчен гавами тыңлаулар узачак

2026 елның 7 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2026 елга контрольдәге субъектлар белән гавами чаралар (фикер алышулар) үткәрү план-графигы нигезендә алкоголь һәм алкоголь продукциясен ваклап сату өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокук куллану һәм административ практика нәтиҗәләрен тикшерү буенча гавами чара үткәреләчәк.

Чараның исеме: «алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре».

Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы. Докладчы - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Шипилов Вадим Николаевич.

Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2026 елның 30 апрелендә 11.00 сәгатьтә.

Чараны уздыру урыны: администрациянең актлар залы (Сарман ав., Ленин ур., 35 й.).

Чараның статусы: планлаштырылган.

Чараның кыскача тасвирламасы: 2025-2026 еллар йомгаклары буенча контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре, шул исәптән профилактик чаралар; алкоголь законнары һәм контроль-инспекция эшчәнлеге өлкәсендәге яңалыклар, бизнеска ярдәм чаралары турында.

Чара нәтиҗәләренең кыскача тасвирламасы: чара тәмамланганнан соң катнашучыларга кызыксындырган мәсьәләләр буенча тиешле консультацияләр һәм тәкъдимнәр биреләчәк; «Госуслуги» порталында функционал белән танышу - профилактик визит һәм контроль (күзәтчелек) органнары консультацияләрен үткәрүгә онлайн-язылу.

Гавами чарада катнашу өчен теркәлергә һәм күрсәтелгән тематика буенча кызыксындырган сорауларны 28.04.2026 елга кадәр электрон адреска җибәрергә мөмкин: Shipilov.Vadim@tatar.ru. 

Мәгълүматны 8(8555)36-63-85, 89179112277 телефоннары буенча төгәлләштерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International