Кукмара районында шәхси эшмәкәр Шакирова Г.Л. һәм Гәрәева Г. Ф. сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча уку семинары узды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Илшат Бәдретдинов товарларны алмаштыру һәм кайтару кагыйдәләре, бәяләрне рәсмиләштерү һәм хезмәт күрсәтү культурасы турында сөйләде. Катнашучыларга закон аңлатмалары белән белешмәләр тараттылар.