Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Лаеш районындагы сәүдә объектларында кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча чаралар үткәрде. Семинарларда түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар:
- сыйфатсыз товарларны алмаштыру һәм аларны хәл итү юллары, гарантия сроклары;
- «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре (№ 2300-1 07.02.1992);
- Ваклап сату-алу килешүе буенча товарларны сату кагыйдәләре (РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 № 2463 карары).
Шулай ук социаль әһәмиятле товарларга бәяләр мониторингы үткәрелде.
Катнашучыларга актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буклетлары таратылды.