«Бәхет» кибетендә семинар

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Карадуван авылында урнашкан «Бәхет» кибетендә сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.  Тиз бозыла торган азык-төлек продуктларының яраклылык срокларын һәм саклау шартларын үтәүгә аерым игътибар бирелде.

Сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат тапшырылырга тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы, ышанычлы үлчәү җайланмасы булу зарурлыгы, теге яисә бу хокук бозулар өчен җаваплылык, тикшерүләр үткәргәндә хуҗалык итүче субъектның хокуклары турында аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International