Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте әгъзалары өчен лекция үткәрделәр. Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законына 2026 елда гамәлгә керә торган үзгәрешләр каралды, шул исәптән Яңа 10.1 маддәсе дә, анда вывескалардагы мәгълүматның рус телендә, ә кайбер очракларда республикаларның дәүләт телләрендә булуын таләп ителә.
Шулай ук гражданнарның Дәүләт алкоголь инспекциясе эшенә кагылышлы сорауларына җаваплар бирелде.