Арчада март аенда ачылган «АлмазАгроСила»ның «Балтач ите» кибетендә көн саен яңа суелган иткә ихтыяҗ зур. Продукция яңа һәм җирле җитештерү аркасында популярлык казанды, ә бәяләр арзан кала.
Арча территориаль органы хезмәткәрләре кибеттә сатучылар һәм сатып алучылар өчен семинар үткәрделәр. Сатучыларга бәяләрне һәм кулланучы почмагын рәсмиләштерү кагыйдәләрен, шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында»РФ Законы нигезләмәләрен аңлаттылар. Мәгълүмат бирү өчен «Вестник потребителя Татарстана» газеталары һәм кулланучылар хокуклары буенча консультацияләр белән брошюралар таратылды.