Татарстанда кулланучылар хокукларын яклау системасын үстерү чаралары кысаларында Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре Байраш авылында яшәүчеләрне кабул иттеләр. Максат - кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый агарту һәм консультацияләр бирү.
Очрашуда фикер алыштылар:
- сыйфатсыз товарларны кире кайтару;
- тиешле сыйфатлы товар алмашу;
- товарларны дистанцион сатып алу;
- дәгъва төзү һәм бирү тәртибе.
Халыкка файдалы интернет-ресурслар турында сөйләделәр: Дәүләт алкоголь инспекциясе сайты, «кулланучылар хокукларын яклау» порталы һәм Тәтеш районы сайтында дәгъва үрнәкләре һәм актуаль мәгълүмат урнаштырылган бүлек.
Барлык катнашучыларга законнар һәм Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль бүлекләре контактлары белән мәгълүмати материаллар таратылды.