Гавами чара (фикер алышу) үткәрү турында

2026 елның 11 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2026 елга гавами чаралар (фикер алышулар) үткәрү планы-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәк:

Чараның исеме: алкогольсез тонизирующий эчемлекләр (шул исәптән энергетик) сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре.

Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы.

Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2026 елның 10 июне 10 сәгатьтә.00мин.

Чараны уздыру урыны: Лениногорск шәһәре, Шашин пр., 22 йорт, утырышлар залы.

Чараның статусы: планлаштырылган.

Чараның кыскача тасвирламасы: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында фикер алышу; шулай ук тонизиручы алкогольсез эчемлекләр (шул исәптән энергетик) сату өлкәсендә, ачыкланган хокук бозулар сәбәпләрен анализлау һәм гамәлдәге законнарның контрольдәге субъектларына аңлату. Докладчы - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Михеева Миләүшә Индус кызы.

Чара нәтиҗәләренең кыскача тасвирламасы: чара тәмамланганнан соң катнашучыларга үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча тиешле консультацияләр һәм тәкъдимнәр биреләчәк.

Күрсәтелгән тематика буенча сезне кызыксындырган сорауларны 2026 елның 06 июненә кадәр электрон адреска җибәрә аласыз: Milyausha.Miheeva@tatar.ru

телефон: +7 (8432) 33-66-82.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International