Зеленодолда хәмер сату өчен генә оештырылып, “общепит”ның гап-гади таләпләренә дә җавап бирмәгән нокталар эшләп килә. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе бу мәсьәләдә тәртип урнаштыруга кереште.
Республика кибетләрендә алкоголь сату вакыты чикләнүгә, урамнарда сәрхушләр саны күзгә күренеп кимеде. Шулай итеп, башта бу чикләүгә ышанмыйча караган кешеләр дә 22.00 сәгатьтән соң аракы сатуны тыюның нәтиҗәләрен сизә башлады. Әмма үткен эшмәкәрләр озакламый әлеге тыюны да урап узарга өйрәнде. Шул рәвешле Зеленодолда кайнар ашлардан җылы суга салуга ук пешеп чыга торган токмачтан кала башка берни тәкъдим итми торган “җәмәгать туклануы” нокталары күренә башлады.
“Колакка токмач элү”
Шулай бервакыт төнлә хәмер эзләп йөргән яшьләрнең шундый нокталарның берсенә ябырылуларын күзәтеп торырга туры килде. Иң элек бүлмәнең бер почмагында ятим бала кебек “басып” торган СВЧ-мичкә күзем төште. Аңа орынучы да кеше юк. Теге токмачны да пешерергә куймыйлар хәтта. Димәк, токмач тикшерүче органнарның “колагына элү” өчен генә кирәк. Закон таләпләрен шуның кадәр да җиңел урап узып була икән, дип шаккаттым...
Хәер, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе дә йоклап ятмый. Инспекция мәгълүматларына караганда, Зеленодол районында бер ел эчендә “общепит” нокталары сизелерлек арткан. Бүген 47 сәүдә объектында җәмәгать туклануы предприятиесе эшли (бер ел эчендә үсеш – 42 процент), шуларның 24 е – барлар. Җаен туры китереп, әлеге проблема буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы җитәкчесе Марина Тихонова белән фикер алыштык.
– Марина Владимировна, бар һәм “забегаловка”лар саны 2012 елдагыга караганда ике тапкырга арткан. Моның сәбәбе нидә?
– Аларның ишәюе очраклы түгел. “Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүне билгеләү турында” ТР Законы нигезендә, алкогольле продукцияне кафе, бар, рестораннар үзләренең эш режимнары нигезендә сата. Шуңа күрә эшмәкәрләрнең мондый предприятиеләр ачуга кызыксынуы артты. Лицензия алу өчен кирәкле документлар исемлегеннән санитария-эпидемия бәяләмәләре төшеп калу сәбәпле, эшмәкәрләр бар һәм кафелар ачуга лицензия алу өчен үз объектларын җәмәгать туклануы предприятиеләренә карата куела торган таләпләргә туры китерү белән мәшәкатьләнми.
– Җәмәгать туклануы предприятиесе “битлеге”нә яшеренгән сәүдә нокталарының эшчәнлегенә ниндидер киртә куелырмы?
–Узган елда объектларның җәмәгать туклануы предприятиеләренә карата куела торган таләпләргә туры килмәве сәбәпле өч предприятиегә: “ОСТ” ҖЧҖ (Засорин урамындагы бар, 11 нче йорт); “Кристи” ҖЧҖ (Ленин урамындагы “Штаб Бар” бары, 47 нче йорт), “Орман” ҖЧҖ (Васильево бистәсендәге бар, Привокзальная ур., 1 нче йорт) предприятиеләренә лицензия бирүдән баш тартылды. Әйтергә кирәк, “Орман” һәм “ОСТ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләренә әлеге объектлары өчен лицензия бирүдән ике тапкыр баш тартылды инде.
Җәмәгать туклануы объектларының лицензия алыр алдыннан билгеләнгән таләпләргә тулысынча туры китерелеп, берникадәр вакыттан соң “Закусочная” категориясенә генә кертерлек дәрәҗәдә үзгәртелү очраклары да бар (башлыча барлар шулай эшли).
Әлеге проблема республика дәрәҗәсендә күтәрелде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 21.12.2013 елгы беркетмәсендә җәмәгать туклануы предприятиеләре өчен алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия бирү таләпләрен катгыйландыру билгеләнгән. Әлеге мәсьәләне җайга салу өчен җәмәгать туклануы предприятиеләрен йөреп чыгу (бүгенге торышын фотога төшереп) һәм соңыннан ведомствоара комиссия утырышында аларның эшчәнлеге буенча карарлар кабул итү күздә тотыла.